Россиядә битлек режимы кире кайтырмы?
Россия Президенты матбугат сәркатибе Песков, Россия Федерациясендә грипп таралу аркасында, битлек режимын кертү планы булмавын белдерде.
— Роспотребнадзор белдерүенчә, декабрьдә Россия Федерациясендә 1 миллионнан артык кеше респиратор авырулар, шул исәптән грипп йоктырган. Һәм моңа яңалык итеп карарга кирәкми, — диде Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков.
Песков ассызыклаганча, ил җитәкчелеге хәзерге вакытта Россиядә битлек режимын кертергә җыенмый.
— Хәтта ковидка чаклы да кыш буе грипп белән авырдык, ковидтан соң да чирләдек һәм ул дәвам итә. Әйдәгез моны декабрьдә көтелмәгән яңалык итеп кабул итмик. Белгечләр фикеренчә, битлек режимын кертер өчен тиешле күрсәткечләр юк, - дип билгеләп үтте Кремль вәкиле.
Чыганак: Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев