Россиянең бер төбәгендә студент кызларга бала тапканнары өчен акча түләмәкчеләр
Хабаровск өлкәсендә студент кызларга бала тапкан өчен 100 мең сум түләргә телиләр.
Хабаровск өлкәсендә студент кызларга бала тапканнары өчен акчалата бүләк түләргә дигән фикер җиткергәннәр. Бу хакта төбәк Хөкүмәтенең сайтындагы хәбәрдә әйтелә.
Җирле депутатлар инициативаны хуплаган. Планлаштырылганча, югары яки һөнәри белем бирү оешмаларында көндезге бүлектә укучы һәм 18 яшьтән 23 яшькә кадәр бала тапкан кызлар түләүне ала алачак.
Идеяне финанслауга 2025 елда 40 миллион сум бүлеп бирергә тәкъдим итәләр, әмма җирле депутатлар әлегә тиешле закон проектын эшләмәгән.
Мондый яңалыкның кирәклеген аңлатып, депутатлар билгеләп үткәнчә, 2024 елның гыйнвар—август айларында Хабаровск өлкәсендә узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда туучылар саны 309 балага кимрәк булган. Өлкәнең социаль яклау министры урынбасары Наталья Нелюбина белдергәнчә, төбәктә туучылар динамикасы гомумроссия тенденцияләренә туры килә, хатын-кызлар бала табуны соңрак чорга кичектереп торалар.
Туучылар санын стимуллаштыру өчен Дәүләт Думасында элегрәк яңа туган балалар арасында Бөтенроссия лотереясе уздырырга тәкъдим иткәннәр. Дума вице-спикеры Борис Чернышов ай саен 10 фатир, 100 автомобиль һәм 1000 көнкүреш техникасы комплекты уйнатырга тәкъдим иткән.
Россиядә шулай ук туучылар санын арттыру өчен Россия компанияләре хезмәткәрләрен читтән торып эшләүгә күчерергә тәкъдим иттеләр. «Россия ветераннары» иҗтимагый хәрәкәте вәкилләре фикеренчә, мондый режимда эшләүче хатын-кызлар офиста эшләүче хезмәткәрләргә караганда бала табуга күбрәк тартыла.
Сезнең фикерегезчә, кирәкле гамәлме бу?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев