erid:2VtzquqpS7d
Рөстәм Миңнеханов «Бөек Җиңүгә 80 ел» каналына язылырга өндәде
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов «Бөек Җиңүгә 80 ел» каналына язылырга өндәде

Шулай ук республика җитәкчесе Җиңүнең 80 еллыгына багышланган видеоролик та урнаштырган

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграм-каналында республика халкын «Бөек Җиңүгә 80 ел» рәсми каналына язылырга өндәде. Бу канал – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана.

«Бөек Ватан сугышында Җиңү бәйрәменең 80 еллыгы уңаеннан махсус телеграм-канал оештырылган. Биредә ата-бабаларыбызның фронтта һәм тылда кылган батырлыклары турында кызыклы һәм файдалы мәгълүматлар урын алачак! Танышмыйча калмагыз, каналга кушылыгыз!» – дип язган Рөстәм Миңнеханов.

Шулай ук республика җитәкчесе Җиңүнең 80 еллыгына багышланган видеоролик та урнаштырган.

Чыганак: Татар-информ


Нет комментариев