erid:2VtzquqpS7d
Рөстәм Миңнеханов Россия Студентлар көне белән котлады
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Россия Студентлар көне белән котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов югары һәм урта махсус уку йортларында белем алучыларны Россия Студентлар көне белән тәбрик итте.

Бәйрәм уңаеннан республика җитәкчесе телеграм-каналында пост урнаштырган.

«Бәхетле һәм күңелле студент еллары, җиңел сессияләр һәм кызыклы семестрлар! Хәзерге вакытта сессияне тапшыручы студентларга уңышлар телим», – дип язган ТР Рәисе фото астына.

Россия Студентлар көне - аны тагын Татьяна көне дип тә атыйлар – ил күләмендә 2005 елдан бирле 25 гыйнварда билгеләп үтелә.

Чыганак: Татар-информ

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев