erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның ике кешесен «ТАССР оешуга 100 ел» медале белән бүләкләде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың ике кешесен «Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы оешуга 100 ел» медале белән бүләкләде, диелә ТР җитәкчесе сайтында урнаштырылган карарда.

Хезмәт ветераны Фирдәвес Корбанова һәм ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе урынбасары Наталья Прохорова республиканың социаль-икътисади потенциалын ныгытуга сизелерлек өлеш керткәне һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен әлеге медальгә лаек булды.

Искәртеп узабыз, «ТАССР оешуга 100 ел» медале белән республика үсешенә, аның социаль-икътисади потенциалын, милләтара һәм конфессияара тынычлык һәм татулыкны ныгытуга, мәдәни-рухи мирасны саклау һәм арттыруга өлеш керткән гражданнар бүләкләнә. Аларның, кагыйдә буларак, Татарстан Республикасының абруен күтәрүгә ярдәм итә торган һөнәри һәм иҗтимагый эшчәнлектә хезмәтләре зур.

Реклама
erid:2VtzqwTRLph erid:2VtzqxUkrz5

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/rostam-minnexanov-tatarstannyn-ike-kesesen-tassr-oesuga-100-el-medale-belan-bulaklade-5867411

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев