erid:2VtzquqpS7d
Руслан Кираметдинов шатлыгы белән уртаклаша
Яңалыклар

Руслан Кираметдинов шатлыгы белән уртаклаша

Җырчы Руслан Кираметдинов «Интертат»ка зур шатлыгы белән уртаклашты. Бүген аны Мәдәният министрлыгында «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләгәннәр. Аны җырчыга Татарстан Республикасының мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов тапшырган.

Руслан Кираметдинов үзенең әлеге бүләккә бик сөенүен әйтте. «Горурлану хисләре кичерәм. Менә хәзер шундый позитив нотада Казандагы концертыбызны башларга җыенабыз. Бүген – икенче көнебез», – диде ул «Интертат»ка.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/ruslan-kirametdinov-zur-satlygy-belan-urtaklasa


Нет комментариев