erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Саба районы командасы креатив чаналар фестивалендә җиңде

11 гыйнварда Мамадыш үзәгендә республика күләмендә «SunnyФЕСТ» креатив чаналар фестивале узды.

11 гыйнварда Мамадыш үзәгендә республика күләмендә «SunnyФЕСТ» креатив чаналар фестивале узды. Бәйгенең төп шарты буенча һәр команда креатив чана әзерләп килергә тиеш иде.

Шулай ук фестивальдә катнашучылар иҗат һәм хезмәт җимешләрен презентацияләде, аннары чаналарына утырып боз тавыннан төште. Бу хакта «Саба таңнары» сайтында хәбәр ителә.

«Саба яшьләренең «Дрим тим» командасы «Докатились» номинациясендә җиңү яулады. Котлыйбыз!», диелгән хәбәрдә.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/saba-raiony-komandasy-kreativ-canalar-festivalenda-inde-5866967

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев