ТР Гидрометүзәге шторм кисәтүе турында игълан итте.
Татарстан Гидрометеорология үзәге көчле җил турында кисәтү игълан итте. 22 ноябрьдә төнлә һәм көндез, шулай ук 23 ноябрьдә төнлә республика территориясендә көчле көньяк, көньяк-көнбатыш җиле секундына 15-20 метрга, урыны белән 25 метрга кадәр булыр дип көтелә.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе машина йөртүчеләргә тизлек режимын һәм дистанцияне үтәргә, машинаны агач һәм баганалардан ераграк куярга, ә җәяүлеләргә реклама щитларыннан ераграк торырга һәм көчле җилдән йорт стеналары янында качмаска киңәш итә, чөнки түбәләрдән түбә материаллары төшүе ихтимал.
Нет комментариев