erid:2VtzquqpS7d
Сак һәм игътибарлы булыгыз!
Яңалыклар

Сак һәм игътибарлы булыгыз!

8 сентябрь көнне барыбыз да сайлауларга бара.

Илдә бүген барган вәзгыятьне истә тотып, саклык чараларын күрергә онытмагыз. Бер-беребезгә игътибарлы, хөрмәтле, дустанә мөнәсәбәттә булыйк.

Сайлау территориясендә шикле кешеләр очратсагыз яки шикле әйберләр (пакетлар, тартмалар һ.б. ) күрсәгез, 884366 31202, 112, 102 номерлары буенча Россия эчке эшләр министрлыгының Арча районындагы полиция бүлегенә мөрәҗәгать итүегез сорала.

Бу көннәрдә мошенниклар тарафыннан да шалтыратулар күп булырга мөмкин, шуңа күрә сак һәм игътибарлы булыгыз!

Бу хакта коррупциягә каршы мәсьәләләр буенча Арча районы башлыгы ярдәмчесе Илназ Зәйнуллин җиткерде.

 

 


Нет комментариев