erid:2VtzquqpS7d
Салават Фәтхетдинов белән көтелмәгән хәл булган
Яңалыклар

Салават Фәтхетдинов белән көтелмәгән хәл булган

Бу көннәрдә Камал театры сәхнәсендә Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның 36нчы сезон концертлары бара.

Ләкин мондый тамашалар вакытында көтелмәгән хәлләр дә килеп чыга шул. Җырчының концертында, техник төзексезлек аркасында, экрандагы тавыш туктап калган. Бу хакта социаль челтәрдә Салават Зәкиевичның концертын карарга килгән җырчы Гөлназ Шәрипҗанова яза.

«Концерт башында ук техник кыенлыклар килеп чыкты. Бар кеше дулкынлана. 7-10 минут тавышсыз утырдык. Бөтен кеше кул чаба башлады. Ләкин егетләр тиз арада барысын да хәл иттеләр», – дип сөйләгән Гөлназ.

Гөлназ – Илсур Шәрипҗановлар, сәхнәгә күтәрелеп, җырчыга баллы күчтәнәч тә бүләк иткәннәр.

Чыганак: https://agryz-rt.ru/news/trda-milli-proektlar/salavat-fatxetdinov-belan-kotelmagan-xal-bulgan


Нет комментариев