erid:2VtzquqpS7d
Салкыннан соң җылыта: һава торышы
Яңалыклар

Салкыннан соң җылыта: һава торышы

Атна ахырында Татарстанга җылытачак. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Иртәгә, 6 ноябрьдә, циклон киткәнлектән атмосфера басымы күтәреләчәк. Урыны белән генә бераз кар ява, юлларда урыны белән бозлавык саклана. Төнлә аязган вакытта -5..-10, ә көндез -1..-6 градус булыр дип фаразлана. Пәнҗешәмбе көнне, 7 ноябрьдә, төнлә -4..-9, көндез 0..-5 градус була. Җомга һәм шимбә көнне – 8 һәм 9 ноябрьдә, Татарстанда һава торышы циклон йогынтысында булыр дип фаразлана. Шунлыктан җылытып җибәрә, урыны белән карлы яңгырлар көтелә. Температура төнлә 0..-5 градуска, көндез -2..+2 градус булыр дип көтелә.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/11/155560/
 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев