erid:2VtzquqpS7d
Синоптик бу атна ахырында Татарстанда беренче кар явачак дип фаразлый
Яңалыклар

Синоптик бу атна ахырында Татарстанда беренче кар явачак дип фаразлый

Атна ахырына Татарстанга салкыннар киләчәк, беренче кар төшәргә мөмкин. Бу хакта «Метео» прогноз үзәге җитәкчесе Александр Шуваловка сылтама белән Татарстан башкаласы мэриясе хәбәр итә.

Белгеч билгеләп үткәнчә, эш көннәрендә республикада «яхшы һава торышы» сакланачак. Көннәрнең кояшлы булуы, термометр баганаларының +15..+17 градуска кадәр күтәрелүе көтелә. Әмма шимбә көнне салкын фронт килү сәбәпле, хәл үзгәрәчәк. +9..+12 градуска кадәр суытачак, яңгырлар яварга мөмкин.

«Кар турында әйткәндә, ул циклон белән төньяктарак булачак, Киров һәм Пермь шәһәрләрен колачлаячак. Татарстанда кар төшү ихтималы булса да, ул якшәмбе яки, җылы фронт якынлашкач, дүшәмбе-сишәмбе көннәрендә мөмкин. Әмма ул республиканың ерак төньягына һәм төньяк-көнчыгышына гына кагыла», — дип билгеләп үтә белгеч.

Чыганак: Татар-информ

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев