erid:2VtzquqpS7d
Синоптик кайчан кар ятачагын әйтте
Яңалыклар

Синоптик кайчан кар ятачагын әйтте

Татарстанда инде алты ай рәттән аномаль җылы һава күзәтелә.

Гадәттә бездә 20 ноябрь тирәсендә кар ята. КФУ профессоры Юрий Переведенцев әйтүенчә, төбәктә хәзер норма буенча –4 градус булырга, ә 22 ноябрьдән –5 градустан төшеп, җиргә кар ятарга тиеш.

Әмма бу атнада тирә-юньнең аклыкка күмелүен көтүдән мәгънә юк әле. Ник дигәндә, көндезге температура +4…+5 градус, төнге сәгатьләрдә дә җылы. Төньяк Атлантикадан җылы циклоннар үтеп керүдән туктагач кына безгә кыш киләчәк. Бу хәлне ноябрь азагында көтәргә мөмкин, чөнки киләсе атнада салкынайта. Шуңа күрә, галим фикеренчә, быел кар ноябрь азагында яки декабрьдә генә ятачак.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/11/156554/
 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев