erid:2VtzquqpS7d
Синоптик Татарстанда декабрь башында ни өчен кар булмавын аңлатты
Яңалыклар

Синоптик Татарстанда декабрь башында ни өчен кар булмавын аңлатты

Бу хакта «Татар-информ» га ТР Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь хәбәр итте.

Төньяк Атлантикадан килгән циклоннар тәэсире аркасында ноябрьдә Татарстанда +2...+3 градус җылы булу аномалиясе күзәтелә. Шуңа күрә төбәктә әлегә кадәр тотрыклы кар капламы барлыкка килмәгән.

Аның сүзләренә караганда, ноябрьнең соңгы декадасы аеруча җылы булды, ул вакытта температура нормадан 5-7 градуска югары иде. Бер ай эчендә айлык явым-төшем нормасының 71% ы яуган. Ләкин бөтен яуган кар эреп бетте.

«Югары температура фоны яуган карның озак тоткарланмавына китерде. Республикада әлегә тотрыклы кар катламы барлыкка килмәде. Якындагы ике тәүлектә элеккечә үк җылы һава торышы булачак, көндезге температура уңай булачак. Кар явуы ихтимал», – диде Феликс Гоголь.

Республика буенча тотрыклы кар капламы гадәттә ноябрьнең икенче декадасы ахырында – өченче декадасы башында урнаша. Әмма быел андый хәл булмады.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/sinoptik-tatarstanda-dekabr-basynda-ni-ocen-kar-bulmavyn-anlatty-5897126

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев