erid:2VtzquqpS7d
Синоптиклар ноябрьдә Татарстанда температура һәм явым-төшемнәр турында фаразларын әйтте
Яңалыклар

Синоптиклар ноябрьдә Татарстанда температура һәм явым-төшемнәр турында фаразларын әйтте

Ноябрьдә Татарстанда уртача айлык һава температурасы климатик нормага якын булачак.

Республика буенча әлеге күрсәткеч – 2,7 градуска, Казан буенча 2,5 градуска тигез, дип искәрттеләр ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә.

Төбәктә явым-төшемнәр буенча да климатик нормага якын күрсәткечләр көтелә. Казан өчен әлеге күрсәткеч 45 миллиметр, Татарстан өчен 38 миллиметр тәшкил итә.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда ноябрьнең беренче көнендә бозлавык һәм бик көчле җил фаразлана.

Татар-информ

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев