Бүген Татарстанда юеш кар, республиканың кайбер районнарында буран, томан һәм көчле җил көтелә. ТР Гидрометеоүзәгендә һава шартларының начарлануы турында сөйләделәр.
Көндез юеш кар һәм яңгыр явачак. Һава температурасы +4 градуска кадәр күтәреләчәк. Иртәнге буран вакытында юлларда күз күреме 500-1000 метрга кадәр кимиячәк.
«Төнлә һәм көндез аерым районнарда томан. Көньяк-көнбатыштан исәчәк җилнең тизлеге секундына 7-12 метр, көндез урыны белән 16 метрга кадәр җитәчәк», - диелә хәбәрдә.
Шулай ук синоптиклар татарстанлыларны көчле бозлавык һәм кар көртләре турында кисәтә
Чыганак: Татар-информ
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев