erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Танылган блогерлар аерылыша

Танылган блогерлар – Валерия һәм Артем Чекалиннар аерылыша. Салым түләмәүгә бәйле күңелсез хәлләр гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләргә дә тискәре йогынты ясамыйча калмаган, күрәсең.

Дәүләткә әҗәтләрен түләүгә, аларның тормыш юллары аерылган, дип яза “Starhit”. 15 мартта Валерия аерылышу өчен документлар тапшырган. Суд мәгълүматларына караганда, Чекалиннар балаларын һәм мөлкәтләрен бүлешми. Тату гына аерылышуны хуп күргәннәр, димәк. Хәер, Валерия белән Артем татуланышырга да мөмкин әле: барысын да тагын бер кат төптән уйлау өчен аларга бер ай вакыт бирелгән. Юкса танылган блогерлар әле узган ел ахырында гына бергә төшкән кадрлар белән бүлешеп, интервьюлар өләшкән иде. Шуннан соң нәрсә булганы билгесез. “Килеп туган хәлдә бер-беребезне гаепләдекме? Юк. Иң мөһиме шул. Артем шулай килеп чыгуына үзен гаепле итеп сизде. Мине гел, Лера, барысы да әйбәт булачак, дип юатты. Артем барлык җитди мәсьәләләр буенча минем белән киңәшләште, барлык карарларны бергәләп кабул иттек. Мин дә: “Кем уйлаган болай килеп чыгар дип”, – дия-дия Артемны тынычландырырга тырыша идем. Җинаять эше, җитмәсә әле ике эш кузгатылыр дип беркемнең дә башына кереп карамагандыр”, – дигән 31 яшьлек Лерчек. Исегезгә төшерәбез: узган язда Чекалиннарны 311 миллион сум күләмендә салым түләмәгән өчен тоткарлаганнар, шулай ук җинаятьчел схемадан файдаланган өчен гаепләгәннәр. Май аенда Валерия һәм Артем дуслары ярдәмендә бурычларын түләгән, декабрьдә өй арестыннан чыгарылган. “Хәзер без бөтен салымнарны да түлибез. Слово пацана!” – дип шаярткан Валерия, социаль челтәрләргә кире кайтуга. Блогер-“йолдызлар” шәхси тормышларындагы үзгәрешләргә ачыклык кертмәсә дә, купшы тормышларын һаман саен күрсәтеп тора. Лерчек, берни булмагандай, Тольяттидагы зиннәтле йорты белән, ә Артем – бизнестагы уңышлары белән мактана.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/03/138848/
 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X