Танылган татар җырчысы дүртенче тапкыр әни булган
Башкортстанда яшәп иҗат итүче җырчы, өч малай әнисе Лилиана Ирназарова дүртенчегә кыз алып кайткан.
Бу шатлыгы турында ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә. Җырчы шулай ук «Могҗиза көткәндә» сериясеннән фото белән дә уртаклашкан.
«Минем Лия. 06.02.2024. Өч ул һәм кыз әнисе», – дип язган җырчы фото астына.
Күп балалы әнине сәхнәдәш һәм виртуаль дуслары котлап, матур комментарийлар калдырган, дип яза Интертат.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев