erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татар конгрессы Арча педагогия көллияте студентларына махсус стипендияләр тапшырды

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең иң актив һәм талантлы студентларына Бөтендөнья татар конгрессының исемле стипендияләрен тапшырды.

Стипендияләргә чыгарылыш курс студентлары Ландыш Сәйфуллина, Гөлия Ризванова, Ренал Усманов һәм өченче курс студентлары Илназ Абзалов, Рәзил Шәрифуллин, Әмир Халиуллин, Булат Ситтиков лаек булды, дип хәбәр итә Конгрессның матбугат хезмәте.

2014 елдан башлап, һәр ел саен Арча педагогия көллиятенең талантлы, укуда, класстан тыш чараларда, спортта зур уңышларга ирешкән, район, шәһәр, республика һәм бөтенроссия конкурсларында катнашкан, татар телен һәм әдәбиятын, милли мәдәниятебезне яхшы белгән зыялы студентларына Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты тарафыннан махсус стипендия бирелә, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Татар-информ

Фото Татар-информ


Нет комментариев