erid:2VtzquqpS7d
Татарстан прокуратурасы ышаныч югалту сәбәпле, 5 түрәне эштән азат итүне таләп итә
Яңалыклар

Татарстан прокуратурасы ышаныч югалту сәбәпле, 5 түрәне эштән азат итүне таләп итә

Хәзерге вакытта суд хөкемендә дәүләт хезмәтеннән чиновникларны эштән азат итү турында 5 гариза карала. Бу хакта Татарстан прокуроры Альберт Сөяргулов журналистлар белән очрашуда әйтте. Ул бу юнәлештә эшне көчәйтергә кирәклеген белдерде.

 

Прокуроры сүзләренчә, ел саен республикада 1 меңнән артык коррупцион җинаять ачыклана. Татарстанда коррупциягә бәйле җинаятьләрдән килгән гомуми зыян күләме 3 млрд сумнан артып киткән.

Альберт Сөяргулов әйтүенчә, бернинди казанышлар җаваплылыктан качу өчен нигез була алмый. «Җәза котылгысыз», — диде ул.

https://vatantat.ru/2023/12/128696/

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев