erid:2VtzquqpS7d
Татарстан рәссамының муралы Идел буе федераль округының «ФормАРТ» проектында җиңүгә дәгъва кыла
Яңалыклар

Татарстан рәссамының муралы Идел буе федераль округының «ФормАРТ» проектында җиңүгә дәгъва кыла

Хәзер тавыш бирү уза, проектның җиңүчесе кем булачагы аңа бәйле.

Рәссам Александр Попов тарафыннан Яр Чаллыда булдырылган «гаилә традицияләре» муралы Идел буе федераль округының «ФормАРТ»проектында җиңүгә дәгъва итә. Хәзер «Дәүләт хезмәтләре» сайтында тавыш бирү уза. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә ТР Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Владислав Усанов хәбәр итте.

«Дәүләт хезмәтләре» сайтының «тавыш бирү» бүлегендә Татарстаннан мурал «4» номеры астында урнашкан. Анда өчпочмаклар ясаучы әби белән оныгы сурәтләнгән. Картина Чаллыда Усманов урамындагы йортларның берсендә урнашкан. Хәзер тавыш бирү уза, проектның җиңүчесе кем булачагы аңа бәйле.

ЧЫГАНАК


Нет комментариев