Хатын сак астына алынган
Зур күләмдә акча урлауда Алабугадагы почта бүлекчәсе хезмәткәрен гаеплиләр. Бу хакта Татарстан прокуратурасы хәбәр итә.
Тикшерү фикеренчә, хатын – кыз 2022-2026 елларда бүлекчә кассаларыннан акча урлаган. Билгеләнгән җитешсезлекнең гомуми суммасы 61 млн сумнан артып киткән. Җинаять эзләрен яшерү өчен, җинаятьче офиска ут төртергә тырышып караган, ләкин янгын вакытында туктатылган.
Хатын сак астына алынган
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Нет комментариев