erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстан суды аферистларда курьер булып эшләгән 16 яшьлек кызга штраф салган

Татарстан суды мошенникларда курьер булып эшләгән Оренбург өлкәсеннән 16 яшьлек кызга хөкем карары чыгарган. Бу хакта Татарстан Республикасы прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә.

Апрель аенда кыз пенсионер ханымнан алдау юлы белән 600 мең сум акча ала. Ул «Туганыгыз юл-транспорт һәлакәтенә эләкте» дигән схема белән эш итүче аферистлар күрсәтмәсен үти. Акчаның бер өлешен кыз үзендә калдыра, калганын мошенникларга күчерә.

Судта кыз үз гаебен таный һәм зыянны каплый.

Шул ук вакытта зыян күргән пенсионер ханым да, кызның студент һәм ятим булуын исәпкә алып, ике як татулашуы сәбәпле эшне туктатуларын сорый.

Реклама
erid:2VtzqxJXfYE erid:2VtzqwHGWdx

Моны исәпкә алып, суд кызны 30 мең сум күләмендә штрафка хөкем итә һәм җәзадан азат итә.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

1

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев