erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Тикшерү комитетыннан сейф урлаган каракларны рәшәткә артына озаттылар

Казанның Вахитов район суды Татарстан Тикшерү комитеты бинасыннан сейф (анда 15 миллион сум акча була) урлау турындагы җинаять эшенә нокта куйды

Бүген Руслан НургалиевНикита Карабаев һәм Даниил Елинсон үзләренә карата чыгарылган хөкем карарын тыңлады.

Хөкем карарын берничә минут эчендә укыдылар, суд карарның кереш һәм резолюция өлеше белән генә чикләнде. Нәтиҗәдә, өчесе дә гаепле дип табылды.

Иң беренче булып Даниил Елинсонга хөкем карары чыгардылар – ул 3 елга гомуми режимлы колониягә озатылды. Карабаевны да 3 елга рәшәткә артына озаттылар.

Руслан Нургалиев та 3 елын гомуми режимлы колониядә үткәрәчәк.

Искәртеп узабыз, шау-шу кузгаткан әлеге җинаять 2021 елның көзендә була. Тикшерү версиясе буенча, Нургалиев, Карабаев һәм Елинсон ТР Тикшерү комитеты криминалисты Марат Шакировка комитет бинасыннан 15 миллион сум акчасы булган сейф алып чыгарга ярдәм итә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шакиров, Нургалиев, Карабаев һәм Елинсон төнлә битлек киеп бинага керә, видеокамераларга буяу сиптерә һәм бүлмәдәге сейфны урлап чыга.

Җинаять эшендә тагын бер фигурант бар, ул - Дживан Мхитарян. Сейфны урлаганнан соң ул качып китә. Хөкем ителүчеләр урланган миллионнар анда дип раслый.

Нургалиев, Карабаев һәм Елинсон үз гаебен өлешчә генә таныды. Алар, янәсе, сейф эчендә нәрсә булганын белмәгән.

Чыганак:http://https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-tikseru-komitetynnan-seif-urlagan-karaklarny-rasatka-artyna-ozattylar-5866974

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X