erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан халкын кошларга җимлек ясау бәйгесендә катнашырга чакыралар

«Кошларның сакчылары» акциясе кысаларында кошлар өчен азык әзерләү конкурсына гаризалар кабул ителә. Чараны Ecowiki.ru платформасы оештыра.

Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итте.

Конкурсның максаты – экологик мәгърифәтчелек, хайваннар дөньясына сакчыл мөнәсәбәт формалаштыру, шулай ук экологик волонтерлык идеяләрен, кыйммәтләрен һәм практикаларын популярлаштыру.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Катнашу өчен җимлек әзерләп, аны урнаштырырга, аннары «Кошларның сакчылары» акциясе битендә теркәргә һәм шәхси кабинетта хисап тапшырырга кирәк. Мәҗбүри шарт – фотоларга төшерү һәм социаль челтәрләрдә #хранителиптиц һәм #эковики хештегларын кулланып, акцияләр турында сөйләү.

Хисапны 2024 елның 31 мартына кадәр тапшырып була.

  • Конкурс һәм анда катнашу шартлары турында тулырак итеп рәсми сайтта белергә мөмкин.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев