erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстан хәрби комиссариаты хәрбиләргә махсус операциядә иң кирәкле өч әйберне атады

Хәрбиләргә махсус операциядә резин итек, эчке күлмәк-ыштан һәм яхшы аптечка кирәк.

Казанда контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты башлыгы урынбасары Рөстәм Сафиуллин «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Татарстан безнең хәрбиләрне формалы кием белән тәэмин итә. Безгә кешеләр берничә сумка күтәреп килә, чөнки аларга республика районнары, предприятиеләр һәм Татарстан Хөкүмәте кирәкле бөтен әйберне бирә», - диде ул.

Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев