erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда 1,6 миллион сум алимент бурычы җыелган күп балалы ананы хөкем иттеләр

Татарстанда Балык Бистәсе районында яшәүче 46 яшьлек хатын-кызга карата хөкем карары чыгарылды.

Аны балаларын караган өчен акча түләмәүдә гаепле дип таптылар. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Судта ачыкланганча, әлеге хатын-кыз 2014 елның җәеннән бирле өч баласын караган өчен алимент түләргә тиеш булган. Әмма 2022 елның августыннан декабрь аена кадәр ул матди ярдәм күрсәтмәгән. Искәртеп узабыз, ваемсыз ананы алимент түләмәгән өчен элегрәк җаваплылыкка тарткан булганнар инде. Аның гомуми бурычы 1,6 миллион сум тәшкил иткән.

Реклама
erid:2VtzqwTRLph erid:2VtzqxUkrz5

Суд хатын-кызны җиде айга төзәтү эшләренә хөкем иткән. Аның хезмәт хакының 5 процентын дәүләт файдасына тотып калачаклар.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-16-million-sum-aliment-burycy-yelgan-kup-balaly-anany-xokem-ittelar-5866811

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев