erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда +20 градуска кадәр җылыта

4 апрельдә яңгырсыз аязучан болытлы һава торышы булачак. Синоптиклар көньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метрга кадәр җил һәм +18 градуска кадәр җылы вәгъдә итә.

Республика территориясендә коры һәм бик җылы һава торышы көтелә. Термометр баганалары төнлә +5 тән 0 градуска кадәр төшәчәк, ә көндез һава +15-20 градуска кадәр җылыначак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

5 апрельдә Татарстанның күпчелек районнарында бераз яңгыр явачак. Көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка үзгәрүчән җил исәчәк, тизлеге секундына 5-14 метрга кадәр булачак. һава температурасы төнлә 0 дән +5 градуска кадәр тәшкил итәчәк, ә көндез термометр баганалары +15-20 градуска кадәр күтәреләчәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

6 апрельдә Татарстанда урыны белән бераз яңгыр, тизлеге секундына 6-11 метр (урыны белән секундына 14 метр булачак) тәшкил итәчәк төньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка үзгәрүчән җил көтелә. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы 0 дән +5 градуска кадәр үзгәрәчәк, көндез +12 градуска кадәр җылытачак.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/yakyn-konnarda-tatarstanda-20-graduska-kadar-ylyta-5869176

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев