Көндез температура +20...+25 градуска кадәр булачак.
Татарстанда җомга көнне, 21 августта, болытлы һава торышы көтелә, көндез аязу ихтималы бар. Көндез кыска вакытлы явым-төшем республиканың аерым районнарында фаразлана, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
Иртән урыны белән яшен, боз һәм томан булырга мөмкин. Төньяк-көнбатыш җиле тәүлек эчендә көньякка алышыначак һәм 5-10 м/с тизлек белән исәчәк. Кайбер районнарда җилнең тизлеге 14 м/с ка җитәргә мөмкин.
Яшен вакытында җил секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк, ә төнлә локаль яктан аның тизлеге секундына 24 метрга кадәр җитәргә мөмкин. ЧЫГАНАК
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев