erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстанда +33 градуска кадәр җылыта, урыны белән яшенле яңгыр көтелә

Татарстанда 10 июньдә эссе булачак. ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, республикада алмашынучан болытлы һава урнашачак. Көнбатыш районнарда кыска вакытлы яңгырлар, яшен һәм боз явуы ихтимал, дип яза «Татар-информ»

Җил күбесенчә көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан, тизлеге 6-11 м/с. Яшенле яңгыр вакытында кыска вакытлы көчәю 15-20 м/с ка кадәр булырга мөмкин, урыны белән җилнең тизлеге 23 м/с ка җитәргә мөмкин.

Максималь температура +28дән +33 градуска кадәр булачак.

Чыганак: Татар-информ


Нет комментариев