erid:2VtzquqpS7d
Татарстанда алты көнлек эш атнасы башланды
Яңалыклар

Татарстанда алты көнлек эш атнасы башланды

Шуннан соң безне өч көнлек эш атнасы көтә.

Россиядә алты көнлек эш атнасы башланды. 28 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр сузылачак ул.

2 ноябрь – шимбә ялын 30 апрельдә (сишәмбе көнне) үк ял итеп куйдык инде чөнки (май бәйрәмнәрендә озаграк ял итү өчен). Шуңа күрә 2 ноябрьдә эшкә чыгарга туры киләчәк. Әмма бу көнне эш сәгатьләре бер сәгатькә кыскара, чөнки 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне.

Алты көнлек эш атнасыннан соң Татарстанда өч көнлек (тулаем Россиядә – дүрт көнлек) эш атнасы башланачак, чөнки республикада 6 ноябрьдә (чәршәмбегә туры килә) Татарстан Конституциясе көне билгеләп үтеләчәк.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/10/155010/

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев