erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстанда автомобиль агачка бәрелгән, 6 кеше һәлак булган

Урында ДАИ хезмәткәрләре эшли

Татарстанда автомобиль агачка бәрелә, 6 кеше һәлак була.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәте Татарстан Республикасының Яшел Үзән районында булган. Chevrolet йөртүчесе артык зур тизлек белән барган һәм агачка очып кергән, шуннан соң автомобиль яна башлаган. Машина йөртүче һәм биш пассажир һәлак була. Тагын бер пассажир авыр хәлдә хастаханәгә озатылган.

Урында ДАИ хезмәткәрләре эшли. Тикшерү үткәрелә. Аның процессы-прокуратура контролендә.

Чыганак: Татар-информ

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев