erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда БДИ буенча 100 балл җыючыларга күпме акча түләнәчәге билгеле булды

Республика Премьер-министры Алексей Песошин тиешле карарга кул куйган.

Быел Татарстанда БДИ буенча 100 балл җыючылар, иң күп балл туплаган фән санына карап, 35 мең сумга кадәр бер тапкыр түләү алачак. Республика Премьер-министры Алексей Песошин тиешле карарга кул куйган. Шулай итеп, 3 фән буенча иң югары балл җыючыларга – 35мең сум, 2 фән буенча – 25 мең , 1 фән буенча – 15 мең сум түләячәкләр. Июль аенда хәбәр ителгәнчә, Татарстан беоәм дәүләт имтиханында 300 балл җыючылар саны буенча 5 төбәк исемлегенә кергән. Быел Россиядә 20 төбәктән барлыгы 41 егет-кыз БДИне 300 баллга тапшырган: Мәскәүдә – 14 чыгарылыш сыйныф укучысы, Мәскәү өлкәсендә – 4, Түбән Новгород өлкәсе, Татарстан һәм Санкт-Петербургта – 2шәр укучы 300 балл җыйган. Моның кадәр республика мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белдергәнчә, быел Татарстанда 366 егет-кыз БДИне 100 баллга тапшырган. Шул ук вакытта 20 кеше икешәр фән буенча иң югары балл туплаган. Казанда 100 балл җыючылар саны ике тапкырдан күбрәккә арткан.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/09/150407/
 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев