Татарстанда бер хатын-кызны этләр талап үтергән
Өч маддә буенча җинаять эше кузгатылган
9 ноябрьдә Казанның Константиновка бистәсендә 48 яшьлек хатын-кызның җәрәхәтләнгән гәүдәсен тапканнар. Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, тәндә хайван тешләү эзләре табылган, дип яза “Челнинские известия”.
Берьюлы өч маддә буенча җинаять эше кузгатылган: РФ Җинаять кодексының «Куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәт күрсәтү» 238 маддәсе, РФ Җинаять кодексының «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» 109 маддәсе, РФ Җинаять кодексының «Ваемсызлык» 293 маддәсе.
Хатын-кыз иртән эшкә киткән, әмма анда барып җитмәгән, дип хәбәр ителә. Туганнары аны эзли башлый. Хатын-кызның гәүдәсе кырда үтеп баручылар тарафыннан табылган, анда моңа кадәр җирле халык берничә тапкыр котырган этләр көтүен күргән булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев