erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда Бөек Ватан сугышында катнашкан 14277 кеше яши

Татарстанда хәзерге вакытта Бөек Ватан сугышында катнашкан 14277 кеше яши.

Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында брифингта республика хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

«Бөек Ватан сугышы ветераннары саны соңгы биш елда өч тапкырдан артыкка кимеде», - диде ул.

2018 елда республикада 46381 ветеран яши иде. Агымдагы елның 25 апреленә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 59 сугыш инвалиды һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан 172 кеше, шулай ук сугышта катнашкан, әмма гамәлдәге армия составына кермәгән 68 кеше исәпләнә, диде министр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Моннан тыш, Бөек Ватан сугышы ветераннары арасыннан республикада «Ленинград блокадасында яшәүчегә» билгесе белән бүләкләнгән 95 кеше, балигъ булмаган яшьтә фашистлар концлагеры тоткыны булган 102 кеше, 10218 тыл хезмәтчәне, 1614 сугыш инвалидының һәм сугышта катнашучының тол хатыны, бер үк вакытта ике категориягә караган 1949 граждан яши.

Чыганак:https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-boek-vatan-sugysda-katnaskan-14277-kese-yasi-5870478

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X