erid:2VtzquqpS7d
Татарстанда бозлавык, кар һәм -19 градуска кадәр салкын булуы көтелә
Яңалыклар

Татарстанда бозлавык, кар һәм -19 градуска кадәр салкын булуы көтелә

Бүген Татарстан территориясендә болытлы һава торышы, кар һәм урыны белән буран көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометүзәге хәбәр итә.

Көчле җил фаразлана: төнлә аның тизлеге 20 м/с, көндез 15 м/с кадәр җитәргә мөмкин.

Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары 14-19 градус күрсәтәчәк, ә тәүлекнең якты вакытында -10-15 градус билгеләрендә булачак. Юлларда, синоптиклар кисәтүеннән күренгәнчә, бозлавык көтелә.

Чыганак: Татар-информ

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев