Татарстанда бу атнада җылыта башлаячак
Татарстанда көннәр әкренләп җылыначак. Атна ахырына хәтта төнге сәгатьләрдә дә термометр баганалары -16 градустан түбән төшмәячәк, дип хәбәр итә республиканың Гидрометүзәге. Бу хакта «Татар информ» яза
Арктик циклон килү белән соңгы көннәрдә төбәктә аномаль салкыннар билгеләнә. Урыны белән температура -40 градуска якынлаша.
Якын көннәрдә, 12 декабрьдән 15 декабрьгә кадәр, Татарстанда явым-төшем көтелми, температура күтәрелә башлаячак. Бу процесс, ТР Гидрометүзәгендә кисәтүләренчә, көчле җил белән бергә булачак. Бу туңу куркынычын арттыра.
Сишәмбе көнне Татарстанда төнлә һәм иртән -18дән -23 градуска кадәр, көнчыгышта -25тән -30 градуска кадәр көтелә. Көндез температура минус билгесе белән 14-19 градус чикләрендә торачак, көнчыгыш районнарда -22 градуска кадәр. Җилнең көчәйүе 15-17 м/с кадәр көтелә.
13 декабрьдә һава температурасы төнге сәгатьләрдә -17дән -22 градуска кадәр, көндезге сәгатьләрдә -12дән -17 градуска кадәр тәшкил итәчәк. 17 м/с кадәр көчле җил сакланачак.
Пәнҗешәмбе төнендә термометр баганалары -15-20 градус, ә көндез -10-15 градус күрсәтәчәк.
15 декабрьдә температура күтәрелүен дәвам итәчәк: төнлә -13 градустан -18 градуска кадәр һәм көндез -8 градустан -13 градуска кадәр булачак.
«Шимбә көнне, 16 декабрьдә, республикада һава торышы үзгәрәчәк: көньяк-көнбатыш циклон йогынтысында аның атмосфера фронтлары үткәндә кар, буран һәм көчле җил билгеләнәчәк. Төнлә -11...-16°, көндез -6...11° көтелә. Юлларда урыны белән кар ява», — диелә фаразда.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев