Татарстанда буран көтелә
2 гыйнварда төнлә һәм көндез һава шартлары начарлану көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Урыны белән җепшек кар һәм буран була. Буран вакытында күз күреме 1000 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк булуы ихтимал. Көчәйгәндә җил секундына 20 метр тизлек белән исәчәк.
Моннан тыш, синоптиклар томан, юлларда кар көртләре һәм «кар боткасы», бозлавык турында кисәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев