Июль аенда Татарстанда бәяләр июнь белән чагыштырганда 0,74 процентка арткан. Еллык инфляция республикада 7,30 процент тәшкил иткән. Бу күрсәткеч Идел буе федераль округында 6,41, Россия күләмендә 5,98 процент булган.
Бәяләрнең үсеше аеруча азык-төлек булмаган товарларда сизелгән. Бух акта Россия Банкы һәм Росстат мәгълүматларына таянып, «Татар-информ» хәбәр итә. Алар июльдә уртача 1,01 процентка кыйммәтләнгән. Мотор ягулыгына бәяләр 4,72 процентка, вакытлы матбугат басмаларына – 3,75, элемтә чараларына 1,49 процентка арткан. Рубль курсының үзгәрүе смартфоннар һәм чыбыксыз колакчыннар бәясенә дә йогынты ясаган.
Азык-төлек товарларының бәясе бер ай эчендә 0,55 процентка күтәрелгән. Иң зур үсеш шикәргә туры килә – ул 7,64 процентка кыйммәтләнгән. Ит продукциясенә бәяләр 2,65 процентка, икмәк һәм икмәк-күмәч ризыкларына 2,12 процентка арткан. Шул ук вакытта шикәрнең еллык бәясе инде 20 процентка якын үскән, кош ите 15,72 процентка кыйммәтләнгән.
Әмма барлык азык-төлек төркемнәрендә дә бәяләр артмаган. Йомырка бәясе июльдә 10,69 процентка кимегән. Бу күрсәткеч аның өченче ай рәттән арзанәюын күрсәтә.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев