Татарстанда кабат көчле буран, кар һәм җил көтелә
Татарстанда һава шартлары начарлануы көтелә.
Республикада кабат күп итеп кар явачак, буран көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шулай ук көчле җил фаразлана, тизлеге секундына 15-16 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Юлларда – бозлавык.
Буран вакытында күз күреме 1000 метр һәм аннан да күбрәккә начарланачак.
30 гыйнварда иртән һәм көндез кар күп явачак, җепшек кар һәм кар көртләре көтелә.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев