erid:2VtzquqpS7d
Татарстанда Күп балалы гаилә көнен гамәлгә кертергә җыеналар
Яңалыклар

Татарстанда Күп балалы гаилә көнен гамәлгә кертергә җыеналар

Татарстанда яңа истәлекле дата – Күп балалы гаилә көнен гамәлгә куярга ниятлиләр.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның бу җәһәттән указы проекты әлегә коррупциягә каршы экспертиза уза, дип яза “Татар-информ”. Күпбалалы гаилә көнен 23 гыйнварда билгеләп үтү күздә тотыла. Документта әйтелгәнчә, гаиләнең дәүләт һәм җәмгыятьне үстерүдәге мөһим роленнән чыгып, шулай ук күпбалалы гаиләнең социаль әһәмиятен арттыру максатын күздә тотып истәлекле датаны гамәлгә куярга кирәк. Моңа кадәр Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко Россиядә Гаиләнең уньеллыгын уздыруны тәкъдим иткән.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/12/158408/
 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев