Татарстанда температура 0 градуска кадәр төшәчәк, юлларда бозлавык булуы ихтимал
Юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.
Пәнҗешәмбе көнне, 31 октябрьдә, Татарстанда янә яңгыр һәм юеш кар көтелә. ТР Гидрометеорология үзәге фаразыннан күренгәнчә, республиканың кайбер районнарында мондый явым-төшем көчле булачак.
Бу көнне җил көньяк, көньяк-көнбатыштан, аның тизлеге 8-13 м/с тәшкил итәчәк, ләкин урыны белән ул 16-21 м/с ка кадәр көчәячәк.
Көндез максималь температура 0 булачак..+5˚. Юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев