erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстанда укучылар ОРВИ белән авыру сәбәпле бер мәктәп һәм бер балалар бакчасы ябылган

Мәктәп укучылары һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр арасында ОРВИ очраклары таралу аркасында Татарстанда ике белем бирү учреждениесен вакытлыча япканнар

Бу хакта Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«30 гыйнварга 202 балалар бакчасы һәм мәктәптә укыту һәм белем бирү процессы өлешчә яки тулысынча, шул исәптән бер мәктәп һәм бер балалар бакчасында тулысынча туктатылды», - дип искәрттеләр ведомствода.

Искәртеп узабыз, укучыларның ким дигәндә 20 проценты грипп яки ОРВИ белән авырып киткән очракта, балаларны дистанцион укуга күчерәләр.

Роспотребнадзорда билгеләп үтүләренчә, мондый чикләү чаралары балалар арасында ОРВИ очракларын киметергә мөмкинлек бирә.

Ведомствода, респиратор инфекция билгеләре күзәтелгән очракта, ата-аналарны балаларын мәктәп һәм бакчага җибәрмәскә чакыралар.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-ukucylar-orvi-belan-avyru-sabaple-ber-maktap-ham-ber-balalar-bakcasy-yabylgan-5866820

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев