erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанлылар контракт буенча хәрби хезмәт белән ешрак кызыксына башлаган

Татарстанда яшәүчеләр контракт буенча хәрби хезмәт белән активрак кызыксына башлаган. Бу хакта 117 контакт-үзәге директоры Алексей Сиитовка сылтама белән «Вести Татарстана» хәбәр итә.

Сиитов билгеләп үткәнчә, узган атнада 117 бердәм контакт-үзәгенә контракт хезмәтенә 231 кандидат мөрәҗәгать иткән. Бу бер атна элек мөрәҗәгать итүчеләрдән 15 процентка артыграк, диде Сиитов.

Билгеләп үтелгәнчә, контакт-үзәк хезмәткәрләре контракт шартлары һәм аны төзү тәртибенә кагылышлы сорауларга җавап бирә. Контракт хезмәтенә кандидатлар күбесенчә матди түләүләр, шулай ук дәүләт ярдәме чаралары турында сораулар бирә.

Алексей Сиитов конрактчыларга өстәмә түләүләр каралуын әйтте, аларга кагылышлы мәсьәләләр хәрби комиссариат хезмәткәрләре белән аралашкан вакытта хәл ителә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Контракт буенча хәрби хезмәт турында тагын да тулырак мәгълүмат белән https://heroes-tatarstan.ru сайтында танышырга мөмкин. Анда хәрби хезмәткәрләргә тиешле түләүләр, ташламалар һәм гарантияләр турында мәгълүмат урнаштырылган. Контракт буенча хәрби хезмәт мәсьәләләре буенча контакт-үзәк телефоны – 117.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев