erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Теге дөньядан мәрхүм әнием шалтыратты...»

«Теге дөньядан мәрхүм әнием шалтыратты. 20 мең күчерүне сорый!»

Алар россиялеләргә үзләрен үлгән туганнары дип белгертеп шалтыраталар һәм киләчәктә дә гаилә белән элемтәгә керү өчен акча җибәрүләрен сорыйлар. Шундый бер вакыйганы "Комсомольская Правда" басмасына Марат исемле ир сөйләгән.

Ярты ел элек әнисен җирләгән хатынына ...әнисе шалтыраткан. Имештер, (ә тавышы, чыннан да, бик охшаган) Тибетта тау асты храмында тугызынчы галәм дәрәҗәсендәге галимнәр теге дөнья белән бәйләнеш булган системаны уйлап тапканнар. Ләкин ул система бик кыйммәт, шуңа күрә әле яңа гына әнисен җирләгән кыз шалтыраткан номерга (янәсе. Тибет галимнәренең арадашчысы) кашыгыч рәвештә 20 мең җибәрергә тиеш. Туганнары акча күчерү белән, мәрхүмә хатын тагын шалтыратачак һәм ике минут сөйләшә алачак. 
 
Сүз уңаеннан, гүр иясе булган хатын бүтән шалтыратмаган. Марат сүзләренчә, хатыны әнисенең тавышын ишетеп шаккаткан, әмма тиздән аңына килгән. Хәзерге заманда ялган тавышның бернинди кыенлыгы юк. Ә менә ышанучан кешеләр шундый кармакка эләгә дә инде. Бу схема 2024 ел башыннан актив кулланыла икән. Сак булыгыз!
 Шәһри Казан
https://matbugat.ru/news/?id=45664

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев