erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Торак-коммуналь хуҗалык өчен кем субсидия ала ала?

Әгәр дә коммуналь хезмәтләргә чыгымнар төбәктә гаиләнең җыелма кеременнән билгеләнгән бусагадан артып китсә, россиялеләр торак-коммуналь хуҗалыкка түләүгә субсидиягә хокуклы. Бу хакта РИА Новостига Г.В. Плеханов исемендәге РЭУның дәүләт һәм муниципаль финанслар кафедрасы профессоры Наталья Проданова хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, субсидия торак-коммуналь хуҗалыкка чыгымнары гаиләнең җыелма керемендә рөхсәт ителгән дәрәҗәдән арткан кешеләргә бирелә. Мәскәүдә бусага 10% дәрәҗәсендә билгеләнгән, Санкт-Петербургта – 14%, федераль максимум – гаиләнең җыелма кеременнән 22%. Керем исәбенә коммуналь хезмәтләр өчен бердәм түләү документы буенча түләүче барлык теркәлгән һәм фактта яшәүче затларның керемнәре кертелә.

Тулырак: Татар-информ

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев