erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Төзек булсын!

19 мартта “Гостехнадзор“ның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Рәдис Кадыйров Арчада гражданнарны кабул итте

Мөмкинлек табып газетабыз хәбәрчесе дә аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать итте.

– Рәдис Расилович, сезнең өлкәгә караган күпме техника бар?

– Республика буенча алганда алар 100 меңнән артык. Болар – тракторлар, комбайннар, төягечләр, экскаваторлар, кар чаналары, квадрацикллар һ.б. Шуларның 72 меңнән артыгы техник карау узды.

– Техник карау узмаганнары белән нишләргә?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Андыйлар гомумән урыныннан кузгалырга тиеш түгел. Техника ел саен техник карау узарга, исәптә торырга, аңа утырачак кешенең йөртү хокукы бирә торган таныклыгы булырга тиеш. Элегрәк алынган таныклыкны, срогы чыкса да, яңасына алыштырырга була, бары тик медицина белешмәсе генә кирәк.

– Техниканы, аерым алганда тракторны үзләре ясаучылар да аз түгел хәзер. Андый техниканы исәпкә куеп буламы?

– Юк. 2020 елга кадәр була иде әле. Трактор яки башка техника ясаучы сертификат бирүче оешмадан бөтен документларны алып, бездә исәпкә куйдыра ала иде. Хәзер бу тәртип бетерелде.

25 марттан авыл хуҗалыгы оешмаларында техник карау уздырыла башлый. 13 майдан  шәхси сектордагы техникага чират җитә. “Авыл җирлекләрендә графигы бар, – ди Г.Касыймов. – Мондый мөмкинлектән файдаланып калырга кирәк“.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X