erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

«ТР Ел студенты – 2026» премиясенә гариза бирү кампаниясе башланды

Премия Татарстан югары уку йортларының 16 яшьтән 28 яшькә кадәрге студентларын берләштерә.

Татарстанда «Татарстан Республикасының Ел студенты – 2026» XXII Республика премиясенә гариза бирү кампаниясе старт алды. Быел студентлар 20 номинациядә җиңү өчен көрәшә ала, ә Гран-при иясе «Алгарыш» программасы буенча дөньяның теләсә кайсы югары уку йортында белем алу мөмкинлеге алачак, дип хәбәр итә ТР Яшьләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Премия Татарстан югары уку йортларының 16 яшьтән 28 яшькә кадәрге студентларын берләштерә. Анда аерым студентлар да, шулай ук студентлар коллективлары, берләшмәләр һәм оешмалар да катнаша ала. Проект фән, иҗат, спорт, медиа, эшмәкәрлек, иҗтимагый эшчәнлек, иреклелек һәм яшьләр сәясәтендә нәтиҗәләргә ирешкән яшьләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. ТУЛЫРАК


Нет комментариев