erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

ТР хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова “Ватан алдындагы казанышлары өчен” ордены медале белән бүләкләнде

Указны Россия президенты Владимир Путин имзалаган.

Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Россия Федерациясенең югары дәүләт бүләкләренең берсе – «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медаленең II дәрәҗәсе белән бүләкләнде.

Россия Президенты Владимир Путин имзалаган Указ рәсми хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты.

Указ текстында билгеләп үтелгәнчә, бүләк «ирешкән хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен» тапшырылган.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев