Трамп Украинадагы низагны хәл итү өчен Путин белән очрашуны көтүен әйтте
Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Кушма Штатларның Президенты Дональд Трамп Украинадагы кораллы низагны тәмамлау өчен Россия лидеры Владимир Путин белән очрашуны көтәчәген әйтте. TurningPoint»s AmericaFest фестивалендә ул шулай дип белдерде.
«Президент Путин минем белән ничек булса да тизрәк очрашырга теләвен әйтте. Без моны көтәчәкбез, без бу сугышка нокта куярга тиеш», - диде АКШның сайлап куелган Президенты Аризона штатында TurningPoint»s AmericaFest фестивалендә чыгыш ясаганда.
Шул ук вакытта, Трамп Украинадагы низагны «коточкыч» дип белдерде һәм әгәр дә Штатларны гамәлдәге дәүләт башлыгы Джо Байден урынына җитәкләгән булса, кораллы бәрелеш башланмас иде дигән ышаныч белдерде.
АКШ Президенты шулай ук сайлау алды кампаниясе вакытында бирелгән, шул исәптән чит ил сәясәтенә кагылышлы вәгъдәләрен дә үтәячәген әйтте.
РФ Президенты Владимир Путин 19 декабрьдәге туры элемтә вакытында Дональд Трамп белән очрашуга әзер булуын белдерде. «Мин моңа теләсә кайсы вакытта әзер. Әгәр ул теләсә, очрашуга әзер булачакмын», - дип искәртте ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев